Яратам (алтынчы вариант)

Йөрәгемене тоялмыймын,
Мәхәббәтсез яши алмыймын.
Тик бер синнән көч аламын,
Бар дөнъяга кычкырамын:

Яна йөрәгем

Синнән башка кем нур бирсен
Бәхетем шәмнәренә?
Күңелләрем һич тартылмый
Дөнъяның ямьнәренә,
Дөнъяның ямьнәренә.

Язгы гөлем (беренче вариант)

Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.

Эргәмдә булсаң икән

Кар бизәге булып кына
Учыңа кунар идем.
Күзләреңнән явын алып,
Бер ялтлап алыр идем!
Күз яшеңә әйләнәр дә
Учыңа калыр идем.

Шәраб

Эңгер саркуында,
Шәмдәл балкуында
Ялтыр күлмәк киям,
Ялтыр сүзләр сөям.
Ишегемне ачам,
Сөймәгәнне кочам…
Йөрәгемдә — сагыш,
Һәм ул шундый таныш.

Рәхмәт сиңа (икенче вариант)

Инде нигә көннәр буе,
Инде нигә көннәр буе
Мәхәббәттән шашып йөрим.
Ярдан чыккан диңгез кебек,
Ярдан чыккан диңгез кебек
Күңелемнән ташып йөрим,
Күңелемнән ташып йөрим.