Хисләрем

Сөйгәнем син күрәсеңме
Күкләремдә ай тулганын?
Бәгырем ишетәсеңме
Йөрәгемдә җыр тулганын?

Хисләрем, хисләрем кайнар чакта
Бәгырем, бәгырем еракларда.
Хисләрем, хисләрем ташыр чакта
Язмышым безне сакла.

Кадерлем онытмассыңмы
Язларга тиңләгәнеңне?
Сөеклем хәтерләрсеңме
Җырларын таңлаганымны?

Хисләрем, хисләрем кайнар чакта
Бәгырем, бәгырем еракларда.
Хисләрем, хисләрем ташыр чакта
Язмышым безне сакла.

Күз нурым сагынаммы
Чыгармын килер юлыңа.
Йолдызым ашыгасыңмы
Мин көтеп алыр яныңа?

Хисләрем, хисләрем кайнар чакта
Бәгырем, бәгырем еракларда.
Хисләрем, хисләрем ташыр чакта
Язмышым безне сакла.

Оставьте комментарий