Өзгәләнә җаным

Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Телгәләнә йөрәк, теленә.

Өзелергә торган
Сары яфрак сыман
Кереп барам гомер көзенә.

Яңа ел җыры (бишенче вариант)

Иске елның соңгы киче, соңгы төне.
Уникегә якынлаша сәгать теле.
Бар җиһанда өр-яңа ел туып килә,
Бәхет-шатлык алып килсен һәрбер көне!