Җырым дәва булсын

Кемнәр килә җиргә, кемнәр китә…
Кемнәр китә җирдән, кем кала.
Киткәннәрне сагынып өзеләбез,
Калганнарга авыр булса да.

Күзләремә минем карама син,
Керфегемнән яшьләр эзләмә.
Күз яшьләрем керфегемә кунмый,
Җырларымда алар тибрәлә.

Гел кояшлы түгел күкләребез,
Гел шатлыктан тормый таңыбыз.
Безнең әле ачы язмышларның
Ялгышларын җиңәр чагыбыз.

Кызгануга күңелем мохтаҗ түгел,
Өзелеп-өзелеп-өзелеп янганда…
Өзгәләнгән җырым дәва булсын,
Ялгызлыктан янган җаннарга.

Оставьте комментарий