Тик төшләрдә күрәмен (икенче вариант)

Әй, авылым, туган җирем,
Хуш исле аланнарым.
Сезгә кайтсам тиз уңала
Җандагы яраларым.

Чылтырап аккан шчшмәләрен
Күрергә тилмерәмен.
Мәхәббәтем, тәүге ярым,
Тик төшләрдә күрәмен.

Сез бит минем яшьлек ягым,
Чәчәкле болыннарым.
Үзәкләремне өзәдәр
Талдагы былбылларым.

Чылтырап аккан шчшмәләрен
Күрергә тилмерәмен.
Мәхәббәтем, тәүге ярым,
Тик төшләрдә күрәмен.

Әй, авылым, елга-күлем,
Чәчәкле болыннарым.
Үзәкләремне өзәдәр
Сайраган быбылларым.

Чылтырап аккан шчшмәләрен
Күрергә тилмерәмен.
Мәхәббәтем, тәүге ярым,
Тик төшләрдә күрәмен.

Оставьте комментарий