Сагыш (дүртенче вариант)
Узган көннәр томанына
Аккоштай йөзеп киттең.
Өмет тулы күңелемне
Мәңгегә моңсу иттең.
Узган көннәр томанына
Аккоштай йөзеп киттең.
Өмет тулы күңелемне
Мәңгегә моңсу иттең.
Бәгырьләрне өзә таныш моңы
Ниләр булган талгын чишмәгә?
Әйтелмәгән үкенече бардыр,
Таулар ярып чыкмас тикмәгә.
Көзләр җиткән саен казлар юлы
Сагыш тезмәсеннән әйләнә,
Көзләрендә казлар юлы аша
Яшьлегемә килеп әйләнә.
Бозлар агып киткәч.
Зәңгәр күккә аккош омтыла
Җәйнең ал таңында,
Юксынган чагымда
Очып кына килсәң ни була?
Ак чәчәкләр кебек кар ява
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.
Сагынганда аккан суга кара,
Сулар булып шаулап мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.
Су буенда үскән өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый, —
Мин кышларда сине сагынам.
Мишә буе ямьле, Питрәч ягы —
Кочагыңда эреп югалам.
Тигез сукмакларга басып йөрим —
Синең эзләреңне саклаган.
Оныт мине, зинһар, оныт инде —
Утка яктым синең хатларны,
Утка яктым ялган вәгъдәләрне,
Утка яктым бергә чакларны.
Җәйге таңның ал нурында
Гөлчәчәкләр балкып уяна.
Ник син түгел, юлларыма
Башка берәү чыгып елмая.