Оныт инде

Оныт мине, зинһар, оныт инде —
Утка яктым синең хатларны,
Утка яктым ялган вәгъдәләрне,
Утка яктым бергә чакларны.

Оныт мине, зинһар, оныт инде…
Җил тарата учак көлләрен.
Җилгә очты бөтен хыялларым,
Утта янды гашыйк көннәрем.

Оныт мине, зинһар, оныт инде,
Салма мине утлы күмергә.
Кайтып булмый узган мәхәббәткә,
Кайтып булмый узган гомергә.

Оставьте комментарий