Сагынганда аккан суга кара,
Сулар булып шаулап мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.
Сагынганда ак болытка (болотларга) кара,
Ак болытлар (кара болыт) булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.
Сагынганда яуган карга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Сине адаштырам (адаштырган) мин һаман.