Дулкыннар

Дулкыннар, дулкыннар,
Ник болай шаулыйсыз,
Ярларга сугылып
Сез нәрсә даулыйсыз?
Дулкыннар, дулкыннар,
Мин аңлыйм бит сезне,
Мин сезгә ышанам;
Сездәге дәрт безнең
Дәртләргә охшаган.
Сездәге ашкыну,
Сездәге талпыну —
Нәкъ безнең ярсыган
Йөрәкнең ялкыны.
Дулкыннар, дулкыннар…

Бәллүр чишмә

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,
Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Бураннар (беренче вариант)

Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгрә-йөгрә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.

Боз киткәндә (Агыйделдә боз киткәндә)

Кичә төнлә керфек какмадым,
Кичә төнлә йокы тапмадым;
Агыйдел агышына, кошларның (бозларның) тавышына,
Йөрәгем сагышына.

Ашкыну (беренче вариант)

Кояшлы язлар килә, нур беләк тула дөнья,
Әйләнеп бозлар дулкынга, чабалар ярга.
Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя…
Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!