И Идел, Иделкәем

Кайттым Идел буйларына,
Ярларына иелдем.
«Бәгърем» дип дәште миңа,
Һәр дулкыны Иделнең.

И Идел, Иделкәем,
Кайтмыйча ничек түзим?..
Камышың булып үсим,
Балыгың булып йөзим.

Кайттым Идел буйларына,
Талларына үрелдем.
Сызлый иде йөрәгем,
Идел кичтем, терелдем.

И Идел, Иделкәем,
Кайтмыйча ничек түзим?..
Камышың булып үсим,
Балыгың булып йөзим.

Комланып та, моңланып та
Ага Идел диңгезгә.
«Кадеремне белмисез!..» дип,
Рәнҗи кебек ул безгә.

И Идел, Иделкәем,
Кайтмыйча ничек түзим?..
Камышың булып үсим,
Балыгың булып йөзим!..

Оставьте комментарий