Беренче ярату (икенче вариант)

Очраттым мин сине яшьлегем язында,
Ургылып ташыган дәрьяның ярында.
Шул язда кабынды беренче ярату.
Хисләрдәй ашкынып ташыды язгы су…

Беренче кар (беренче вариант)

Урамнар тын, ява беренче кар
Иңнәреңә синең, чәчеңә.
Бөтен дөнья ямьле, ләкин никтер
Күзләреңдә ачы яшь кенә.

Бергә булыйк…

Кош булып очып килдем Казанга,
Сөйгән ярым, сине сагынып.
Сагындыңмы син дә, зарыктыңмы?
Моннан болай китмә калдырып!

Барыбер

Мин ил гизүче ерак илләрдән,

Күңел нык өшегән шул салкын җилләрдән,
Синең яныңда тукталган идем,
Җаным җылыныр диеп уйлаган идем.

Ашыгасың

“Аерылабыз, сау бул”, дидең миңа,
Бу очрашу — соңгы мәртәбә.
Юк, ышанмыйм, безнең юлларыбыз
Аерылыр, диеп иртәгә.

Азаккы күперне яндырма

Хуш, диеп, кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?

Язмышлардан узмыш булмый димә

Язмышлардан узмыш булмый димә,
Язмышлардан узмыш бар бит ул.
Узең ярган сукмаклардан тора
Язмыш!— диеп, салган һәрбер юл!