Акбүз атлы егеткә

Бер егет килә урамнан,
Акбүз атка атланган.
Сабан туе ярышында
Беренчелекне алган.
Ал тасмалар бәйләр идем,
Агының ялларына.
Матур җырлар җырлар идем,
Утырып яннарына!..

Ак чәчәкләр (өченче вариант)

Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.

Адаштым (беренче вариант)

Ашыгулар ялгышуга була,
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар — урман,
Ялгышларым — буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.

Юк, кирәкми

Өр-яңадан башлыйк әле дисең,
Башлыйк әле, дисең, ак биттән,
Бу сүзләрне инде синнән, җаным,
Ничәнчеләр тапкыр ишетәм.