Ак чәчәкләр (өченче вариант)

Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.

Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайда.

Әйтмәгәнмен кебек һаман
Иң кадерле сүзләремне.
Чәчәкләрдә күрәм бүген
Синең гашыйк күзләреңне.

Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайда.

Айга багам — мин сагынам
Синең нурлы карашыңны.
Күңелеңдә алып киттең
Минем бәхет кояшымны.

Ромашкалар… Ромашкалар…
Мәхәббәтем, син кайда?
Ак бәхетем торып калган
Ак чәчәкле тугайда.

Оставьте комментарий