Сөю генә кала йөрәкләрдә

Бүләк итмим сиңа йолдызларны,
Таңнар аткач алар югала.
Вәгъдә итмим сиңа әллә ниләр,
Сүзләр дә бит бер мәл онытыла.

Сәер гайрәт

Керфегеңнең озын күләгәсен
Шаян күзләреңдә уйнатып,
Йөрәгемә гөлләмәләр салдың,
Зәңгәр күзләреңнән ук атып

Сукмагымны оныт, бутама

Көннәремдә син гел уйларымда,
Төннәремдә тагын мин ялгыз.
Язмыш шулай аламы соң үчен,
Мәңге төзәлмәслек бу ялгыш.

Соңгы кыңгырау (беренче вариант)

Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә,
Серле нурлар чагылды
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым,
Син йөзгәндә ак җилдә.
Укучым идең лә минем,
Нигә кердең күңелгә.

Синнән башка (беренче вариант)

Яшисе дә килми синнән башка
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөлем кышын чәчәк ата
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.

Син (икенче вариант)

Сөйкемле син, кадерле син,
Тапкыр син һәм серле син.
Кайчак көләч, кайчак моңсу,
Кайчак уйчан — төрле син.