Сукмагымны оныт, бутама

Көннәремдә син гел уйларымда,
Төннәремдә тагын мин ялгыз.
Язмыш шулай аламы соң үчен,
Мәңге төзәлмәслек бу ялгыш.

Зинһар өчен, чыкма юлларыма,
Сукмагымнан кит син, бутама.
Сине уйлап уза гомеркәем,
Йөрәгемнән сагыш-моң тама.

Төннәрендә син дип хыялланам,
Төшләремдә әле тоташам.
Күпме айлар-еллар үтсәләр дә,
Ныграк сөям, ныграм яратам.

Зинһар өчен, чыкма юлларыма,
Сукмагымнан кит син, бутама.
Сине уйлап уза гомеркәем,
Йөрәгемнән сагыш-моң тама.

Хыялларым гына булып калчы,
Сукмагымны оныт, бутама.
Мәхаббәттән сүнсәм-сүрелсәм дә,
Уй-хисләрем әл дә бутала.

Зинһар өчен, чыкма юлларыма,
Сукмагымнан кит син, бутама.
Сине уйлап уза гомеркәем,
Йөрәгемнән сагыш-моң тама.

Оставьте комментарий