Сөю кадере

Көтмәгәндә килгән сөю безне
Кавыштырды яшьлек таңында.
Назлар тулы күз карашың
Шифа була моңлы җаныма.

Кушымта:
Сагышланган йөрәгемә
Син кызганма, сөю уты сал.
Узар-китәр яшь гомерләр,
Чын сөюнең кадерен белеп кал.

Тәүге сөю әле һаман истә,
Йөрәкләрдә мәңге саклана.
Еллар узган саен күңел никтер
Ашкына гел шул яшь чакларга.

Яз сулары ярсып ташыганда
Җанда туа ачы сагышлар.
Сагынудан йөрәк өзгәләнә,
Уртак булсын диеп язмышлар.

Оставьте комментарий