Соңгы сөю (икенче вариант)

Гомерем буе көттем бу сөюне,
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар җитсә көттем тилереп.

Соңгы сөюдер бу… Соңгы ялкын…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр…

Юлларыңа чәчәк куеп көттем
Җитәрсең дип бөтен (калган) гомергә.
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет пар алмамны төрергә.

Соңгы сөюдер бу… Соңгы ялкын…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр…

Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тирбәлергә бергә (бөтен) гомергә.
Китәм димә, әйтмә, китмә, китмә…
Андый (мындый) яра салма бәгырьгә!

Соңгы сөюдер бу… Соңгы ялкын…
Кабатланмас сихри иртәләр…
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр…

Оставьте комментарий