Типмәче шул кадәр, тынычлан йөрәгем,
Мин дә бар шул гаеп, артыгын йөкләдем!
Баглаган өметләр — буш булган, белмәдем,
Ул кадәр януның булмаган кирәге!
Син минем тормышта — бердән-бер терәгем,
Бары син тибүдә яшәлер көннәрем!
Йокысыз төннәрем, дуамал көннәрем,
Соң хәзер үкенү — түз инде, йөрәгем!
Уйларым күп булды, артыгын теләдем,
Яндым кеше өчен, ял итә белмәдем!
Артыгын борчыдым мин сине нигәдер,
Уйламыйча кылдым кирәкмәс-кирәген?!.
Син минем тормышта — бердән-бер терәгем,
Бары син тибүдә яшәлер көннәрем!
Йокысыз төннәрем, дуамал көннәрем,
Соң хәзер үкенү — түз инде, йөрәгем!