Синдә генә
Сыен әле кайнар күкрәгемә,
Тыңла әле йөрәк тибешен.
Син генә бит минем бу дөньяда
Өлешемә тигән көмешем.
Сыен әле кайнар күкрәгемә,
Тыңла әле йөрәк тибешен.
Син генә бит минем бу дөньяда
Өлешемә тигән көмешем.
Җәйләрен мин таңнар атканда,
Урманнар, кырларны буйладым.
Саф хисләр, мәхәббәт хакында
Чишмәләр җырлавын тыңладым.
Егет:
Сузылган салават күпере
Иделнең ярыннан-ярына.
Әйт әле, сөеклем, ризамы,
Шул юлдан бергәләп барырга.
Уйсуларга ап-ак келәм,
Агачларны бәс сыра;
Күңелемдә таң елмайсын,
Кил, чибәрем Миңнурый.
Һәркемнең дә үз чәчәге бар,
Табигать шуңа күнеккән.
Без дә бит табигать баласы,
Табигать гөле иркәм.
Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле, тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.
Бу дөньяга һәркем
Парын эзләп килә,
Җаннарына якын иткәнен.
Уйлар бергә, хисләр уртак булып,
Кеше тели гомер уткәнен.
Сиңа гашыйк булырмын дип,
Карамадым уйлап та.
Сөярмен дип уйламадым,
Чынлап түгел, уйнап та.
Аккан болытларга ерак офыкларга
Сәлам юллыйм алар артыннан.
Җаным бәргәләнә, меңгә телгәләнә,
Язам, ахры, язам акылдан.
Уйландырып, моңландырып,
Ап-ак кар коела.
Тәүге карлар, тәүге ярдай
Йөрәккә уела.