Кил миңа
Әгәр сиңа килер юл булмаса,
Киек каз юлыннан кил миңа.
Киек казлар сиңа юл бирмөсө,
Җилләр булып исеп кил миңа.
Әгәр сиңа килер юл булмаса,
Киек каз юлыннан кил миңа.
Киек казлар сиңа юл бирмөсө,
Җилләр булып исеп кил миңа.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез дип,
Куштым искән җилләргә.
Уйнадың да, кушыл, — дидең,
Елмаеп, күзләремә.
Магнит кебек көең тартты,
Кушылдым үзләренә.
Җаным тулы сагыш,
Кагылмагыз ялгыш,
Яшем тора атылып чыгарга.
Сорамагыз, нигә
Йөрәк әрни, көя.
Ничек кенә, ничек чыдарга?
Болыннарда йөрдем,
Урманнарга кердем.
Чәчәкле аланнарда
Сине эзләп йөрдем.
Бигърәк матур шул Урал — туган ягым,
Синнән дулкынган күңел — уйлата, җырлата.
Юкә аңкый, сыймый күкрәккә,
Бал кортлары оча геү килеп.
Бик еш кайтам туган якларыма,
Кар-буранын хәтта сагынып.
Юл төтмәсә, хыялымда кайтам,
Кайтам болытларга сарылып,
Туган ягым сине сагынып.
Ниләр тарта икән сиңа —
Урман-кырларың микән,
Шунда калган балачакның
Тәүге җырлары микән?
Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.
Әкрен генә кояш бата,
Күктә калка йолдызлар.
Җырлар җырлап, эштән кайта
Яшь егетләр, яшь кызлар.