Саумы, Аксубай
Кайтам, дуслар, Аксубайга,
Туып-үскән җиремә.
Мин ашыгам, тик күңелем,
Миннән алда йөгерә!
Кайтам, дуслар, Аксубайга,
Туып-үскән җиремә.
Мин ашыгам, тик күңелем,
Миннән алда йөгерә!
Барам әле, барам, дуслар,
Салкын Алан авылына.
Шушы җырны җырлап кайтам
Аның тырыш халкына.
Әйләндем дә кул селтәдем
Озаткан каеннарга,
Кайчан әле кире кайтам
Туганнар авылыма.
Борма-борма тормыш юлларында
Авыр чакта бирсен сабырлык.
Бирешмичә дөнья йөген тартҡан
Бик күпләргә хәйран калырлык.
Ай да бүген мин кайтканны белеп,
Кунып калган сарай башында.
Ул ашыга тәрәзәгә карап.
Сөенчене, сөенчене тизрәк алырга.
Айлы төндә калдык икәү генә,
Өскә үрли учак ялкыны,
Җем-җем килеп шаян чаткылар
Күзләреңдә синең ялтырый.
Сизәсеңме, иркәм, ай карашын?
Ул соклана моңлы йөзеңә.
Ак чәчәктән үргән калфагың
Бигрәк охшаш синең күңелеңә.
Мәхәббәтем кала,
Ерагая ара,
Йөрәккәем һаман янармы?
Яшьлек үтеп бара,
Күңелләрдә яра —
Гомерлеккә шулай калырмы?
Айлы бу төн. серле бу төн.
Күктә яна йолдызлар.
Син дә мин генә сайлаган
Безнең уртак йолдыз бар.
Син киттең мине калдырып,
Яшли сөйгән ярым.
Ник төннәргә алыштырдың
Алсу аткан таңымны.
Язгы ташкын ярларына кайткан,
Сары сагыш кергән урманга.
Күңелләрдә ташкын, йөрәктә дәрт,
Син булганга, сөю булганга.