Хәтер җыры (беренче вариант)

Бу тормышта беребез дә

Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннардан,
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс җырлар кала.

Хәтер җыры (икенче вариант)

Был тормышка беребез дә
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннәрдан —
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс (үлмәс) җырлар кала.

Солдат

Яу кырында яшь салдатның
Йөрәгеннән кан тамды.
Шунда үскән ак чәчәкләр
Кып-кызыл булып калды.
Гомере бетте, ә бит егет
Гөлләрне назламаган.
Ярата дип, яратмый диеп,
Таҗларын санамаган.

Алфавит хәрефләре

Алфавиттагы хәрефләр
Бер көн тавыш күтәргән,
Нигә әле «А» хәрефе
Бездән алда теркәлгән?
Нигә әле басып тора
Аякларын аерып?
Әйдә, дуслар, алып атыйк,
Тормасын ул масаеп.

Их, гармуннар уйный белсәм

Их, гармуннар уйный белсәм,
Моңлы җыр сузар идем.
Моңсызларга моңнар биреп,
Бер җырлап узар идем.