Әнкәемнең моңлы тавышы

Сабый чактан күңелләргә кергән
Әнкәемнең моңлы тавышы.
Безгә багышланган бар гомере,
Безгә арналгандыр язмышы.

Әнкәй (өченче вариант)

Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.

Әтием назы

Әтием, син мине кочакта үстердең,
Кулларың кочканда яз иде.
Син арып кайтканда, иңеңә менсәм дә,
Әрләгән булсаң да наз иде.

Исән булсаң, әнкәй

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем,
Әнкәй, синең назлы карашың.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Кадерле әнием

Зәңгәр күктә нурлы кояш балкый.
Җирдә балкый минем әнием.
Якты тормыш бүләк иттең, әни,
Минем өчен син бик кадерле

Юк, кирәкми томаннар

Юк, томаннар, капламагыз күгемне,
Ходай биргән миңа җырлы язмыш.
Томаннар, сез кермәгез күңелемә.
Мине моңсыз итү ялгыш.