Әтием назы

Әтием, син мине кочакта үстердең,
Кулларың кочканда яз иде.
Син арып кайтканда, иңеңә менсәм дә,
Әрләгән булсаң да наз иде.

Әтиләр назында иң олы хисләр бар,
Керсез дә, тиңсез дә сөю ул.
Куп еллар узса да, хаман да колакта,
Кадерлем син минем, диюең.

Әтием, мин сине тиңлимен бөркеткә,
Бөркетләр ташламый баласын,
Куңелем турендә әнием моң булса,
Әти, син җыр булып каласың.

Оставьте комментарий