Саумы, әнкәй

Саумы, әнкәй, калдың еракларда,
Араларда озын чакрымнар.
Сине уйлап, җылы (смннән) хатлар көтеп
Узар микән вакыт акрынлап.

Төшләремә әнкәй керер микән,
Бишек җырын миңа көйләр микән?
Йомшак кулын куеп башларыма,
Улым, диеп, мине (миңа) сөяр (дәшәр) микән?

Киттем, әнкәй, чит җирләргә киттем,
Каршымда шомлы Әфганстан.
Бу җирләрне кемнән саклыйбыз соң,
Әллә дустан, әллә дошманнан?

Төшләремә әнкәй керер микән?
Түз, улым, дип, миңа дәшәр микән?
Туган җирнең чишмә суларын,
Эч, балам, дип, миңа бирер микән?

Хәтеремдә, әнкәй, синең миңа
Бәхет теләп әйткән сүзләрең.
Саубуллашып юл чатында калдың,
Яшькә тулган иде күзләрең.

Төшләремә әнкәй керер микән,
Бишек җырын миңа көйләр микән?
Йомшак кулын куеп башларыма,
Улым, диеп, мине сөяр микән?

Елама син, әнкәй, яшьләрең сөрт,
Китмәдем бит, әнкәй, мәңгегә.
Вакыт үтәр, кайтыр көннәр җитәр,
Насыйп булсын сине күрергә.

Төшләремә әнкәй керер микән?
Түз, улым, дип, миңа дәшәр микән?
Туган җирнең чишмә суларын,
Эч, балам, дип, миңа бирер микән?

Оставьте комментарий