Әнкәй (өченче вариант)

Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.

Капка төпләренә чыгасыңдыр
Басылмасмы ярам диеп.
Ярты төнгә кадәр торасыңдыр
«Кайтып төшмәс микән балам» — диеп.

Кайтмый калсам әгәр әрнүләре
Көчәядер синең күңелеңнең.
Гомер буе әрнеп һәм кичереп
Яшәүләре җиңел түгелдер.

Күзкәйләрең тулы сабырлыктыр,
Күңелләрең тулы ярадыр.
Почтальоннар үтеп киткән саен
Йөрәкләрең чәнчеп аладыр.

Оставьте комментарий