Еллар чакыра
Еллар чаба арымый,
Артка таба карамый.
Яшьлек кала кул болгап,
Гүзәл таңнарын уйлап.
Еллар чаба арымый,
Артка таба карамый.
Яшьлек кала кул болгап,
Гүзәл таңнарын уйлап.
Сынаулардан, көрәшләрдән
Тора безнең гомерләр.
Салдат кына тимер корыч
Тыңмыйлар асыл ирләр.
Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр.
Мең ел яшәп йолдызлар да
Тәүдә балкыр, азак янар.
Юл күрсәтер адашканга,
Азак күмер булып калыр.
Дәртле чакта — дөнъялар яктырак,
Дәртле чакта — ямь батырырак.
Дөнъяларда гөрләтеп яшик без,
Яшәүләрнең кадерен белик без.
Яшь, матур, көчле чакларда
Дуслар күп тә, ярлар күп.
Кадерле чакларың бетсә,
Янәшәңдә һичкем юк.
Узган гомер узсын әйдә,
Узганга үкенмик без.
Кайгыларга чыдам булыйк,
Хәсрәттән бөгелмик без.
Гомерләр бер генә,
Кадерен бел генә,
Вакытлар әрәмгә узмасын.
Гөрләп — көлеп яшәп кал,
Изгелек эшләп кал,
Үкенергә генә язмасын.
Гомеркәйләр, гомеркәйләр,
Бик тиз үтә, үтә икән.
Әйләнеп тә караганчы
Гомеркәйләр үтеп киткән.
Уйлаган юк гомер үтә дип,
Көннәремне куа көннәрем.
Җылытучы җырым бар чакта
Якты булыр моңлы төннәрем.
Талгын гына яуган карлар
Күмә көзнең гөлләрен,
Чәчәкләрне җылытам дип,
Үрелә иреннәрем.