Гомер (икенче вариант)

Җир җиләккәйләре пеште инде,
Өзелеп тә төшмәс димәгез, —
Ир-егеткәйләрнең яше үтсә,
Бөгелеп тә төшмәс димәгез.

Бәхетсезлек шуннан башлана

Дуслар гына булып очрашулар
Уяттылар сөю хисләрен.
Кавышырга һич тә мөмкин түгел
Сагышланып үтә кичләрем.