Зиля

Куршебезгә бер кыз кайткан
Курергә кергэн идем
Чибәр микән түгел микән
Белермен дигән идем
Чем кара күзләре белән
Шундый итеп карады
Әйтерсең дә керфекләрен
Йөрәгемә кадады.

Елмаю (икенче вариант)

Елмаеп туа матур таңнар, 
Елмаеп килә җылы язлар, 
Дөньяда иң гүзәл җирдә 
Шатланып — елмаеп бергә 
Яшәек без, яшәек, дуслар. 

Елгалар саеккан чагында

Ике яр кушылыр шикелле
Елгалар саеккан чагында.
Көймәгә утырып юл чыктык,
Шәүләбез дулкында чагыла.

Егетләр җыры (беренче вариант)

Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.

Егет җыры

Яндырдым, җыеп яндырдым
Синең тәүге хатларыңны, —
Яшен гомередәй кыска,
Якты, бөек чакларымны.
Аяусыз булып яндырдым
Сөюләрне, хисне, дәртне.
Берәм-берәм хәтирәләр
Дөрләп янды таңга хәтле.

Гөнаһ төне

Син миңарга кадәр бик күпләрне
Зәңгәр төндә назга күмгәндер
Берденберем, җаным бәгрем диеп
Иреннәрен сурып үпкәндер.