Елмаю (икенче вариант)

Елмаеп килә җылы язлар,
Дөньяда иң гүзәл җирдә
Шатланып — елмаеп бергә
Яшәек без, яшәек, дуслар.

Елмаю — ул ялкындай көчле,
Елмаю — ул язгы таң төсле.
Баш ими һич авырлыкка,
Горур яши һәр вакытта,
Елмайган, шат-елмайган кеше.

Елмайсын гөлләр җирдә һәр яз,
Елмайсын күктә назлы кояш!
Артсын һаман тормыш яме,
Күңелләргә булсын мәңге
Елмаю, гел елмаю юлдаш.

Оставьте комментарий