Гөнаһ

Әгәр сөю гөнаһ икән — мин гөнаһлы.
Ничә еллар бер тәүбәгә килә алмыйм.
Бу гөнаһтан котылуның бер чарасын
Ничә еллар эзлим, уйлыйм, белә алмыйм.

Гөнаһымның җәзасын да күрә киләм,
Йөрәгемдә тәмуг уты яна дөрләп.
Ничә еллар шулай туктаусыз януга
Ничек чыдый, ничек түзә минем йөрәк?

Тәүбә иттем. Диндә (Инде) тагын гөнаһ кылам,
Тәүбәне онытып кабат гашыйк булам.
Күңелемдә мөлдерәмә сөю тулган,
Сөю гөнаһ булса, мине кичер, Ходам!

Оставьте комментарий