Елмай әле бергенә

Ниләр булды үзеңә,
Ике кара күзеңә?
Мә кулъяулык, сөрт яшеңне,
Сөйлә серең үземә.

Матурым, гөлгенәм,
Елмай але, бергенәм.

Йөзең түгәрәк кенә,
Үзең күбәләк кенә.
Керик әле бакчаларга,
Йөрик бергәләп кенә.

Матурым, гөлгенәм,
Елмай але, бергенәм.

Гөл биреп юатыйммы,
Биримме сабырлыгым?
Буйларыңа туры килми,
Уйларың авырлыгы.

Матурым, гөлгенәм,
Елмай але, бергенәм.

Оставьте комментарий