Синең эзләр

Синең эзләр тауга алып менә,
Синең эзләр алып чыга язга.
Тауга менәм, чыгам ерак язга,—
Җылы яңгыр ява, көн аяза.

Сине очраттым

Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым

Син — минем җанымның яртысы

Син — минем җанымның яртысы
Яшисең йөрәгем түрендә
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә

Син — минем язларым

Сине миңа якты язлар бирде,
Ничә язлар инде без бергә.
Ничә еллар һаман сөям, янам,
Мин язларда калдым гомергә.