Соңгы хат

Оныт, зинһар өчен, оныт инде, —
Утка яктым синең хатларны.
Утка яктым ялган, ялган вәгъдәләрне,
Утка яктым бергә чакларны.

Соңгы мәхәббәт (икенче вариант)

Мәхәббәтнең өметен өзгән чакта,
Синең белән нигә кавыштым.
Сау бул инде соңгы мәхәббәтем
Булса иде соңгы кавышу.

Сиңа гына (беренче вариант)

Юлларымда мин очраттым
Сине, сине генә,
Бәхетем син, пар канатым,
Сиңа, сиңа гына.
Юлларымда мин яраттым
Сине, сине генә;
Мәхәббәтем, күз карашым
Бары сиңа гына.

Сират күпере

Син һаман көләсең,
Җанымны теләсең…
Ә минем күңелем моңлана.
Мәхәббәт янәшә,
Йөрәккә ул дәшә,
Читләрне, ятларны тыңлама.

Синең өчен яшим (беренче вариант)

Җырлар җырлап күңел юатам.
Калган кебек булам бушанып,
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.