Ак бүре
Әкияттәге ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.
Әкияттәге ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.
Тузганаклар кебек туздык инде,
Ак каеннар безне тапмаслар.
Киттеләр дә югалдылар диеп,
Тиргәмәгез безне, якташлар.
Ак калфагың чиккән, бөккән,
Ука белән чигелгән.
Ай калфак, ак калфак
Сезгә бигрәк килешә,
Әйдә, җырлыйк янәшә.
Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.
Су өстендә акчарлаклар,
Ак томаннары.
Сихерлидер көн дә мине
Авылым таңнары.
Яшел кырда күләгәсе, күләгәсе
Ак болытларның — мамык тауларның.
Хезмәтемә шатлык өсти, көч-дәрт бирә
Нуры таңнарның, җәйге таңнарның.
Авылым таңнары — Бәхетем таңнары.
Авылымның урамында
Калды сабый чакларым.
Шул сабый чак сукмакларын
Эзләсәм дә тапмадым.
Чит-ят илләрдән, ерак җирләрдән,
Кайтып та кергәнем юк.
Синнән дә якын, синнән дә якты,
Авылны күргәнем юк.
Мең-мең бәхет юллар чакта,
Ягым, сиңа тиң калам.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер балаң.
Әйләнәм дә кайтам сиңа туган якларым,
Берге кайта,ялан аяк, бала чакларым.
Мине сагынып итсә кебек җылы җилләрең,
Тәрәзләрдән котә кебек әнкәй кузләре.
Ятып калды яуда, туган авылым,
Имән кебек батыр ирләрең.
Шатлыгын да күрдең, кайгысын да,
Сыгылмады ләкин иңнәрең.