Әйләнәм дә кайтам сиңа туган якларым,
Берге кайта,ялан аяк, бала чакларым.
Мине сагынып итсә кебек җылы җилләрең,
Тәрәзләрдән котә кебек әнкәй кузләре.
Эй авылым, авылым,
Минем туган авылым!
Синдә генә баса алам
Хисләремнең давылын! (х2)
Каеннарның ак күлмәген, сагышлар юыган,
«Сау булуың, кайттың-мы»— диеп, яңа ай туган.
Җырым булып, чылтырыйлар чишмә сулары,
Көтеп кала кайтуымны — өсән буйлары.
Эй авылым, авылым,
Минем туган авылым!
Синдә генә баса алам
Хисләремнең давылын!