Сагынуларың әгәр чиктән ашса
Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.
Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.
Һавадагы ак болыттан
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул болыттан тамчы тамып
Керфекләрем чыланды.
Кыйбла якка искән җилдән
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул җил мине, чәчләремнән
Җәйнең баллы таңнарында
Сагынам ап-ак карны.
Утлы куздәй йөрәгемә
Шуннан зур дәва бармы?
Сагынам, сагынам ак карны,
Сагынам, сагынам син-ярны.
Әткәем мин сине төшләремдә күрдем,
Әнкәй бәгърем сине исемә төшердем.
Мин бит сезне һаман сагынып яшим,
Узган (үткән) еллар кайтмас булса да…
Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?
Мин сагынып киләм сине,
Мин сагынып киләм сине,
Ашкына сиңа җаным.
Сагынганда яңгыр тамчылары
Тәрәзәмә чиртеп китәләр.
Яшьлек дустым китте туган яктан,
Ә мин калдым ялгыз кош сымак.
Туган ил изге ул,
Күңелдән бизми ул,
Сагындырыр әле туган як.
Сорама миннән, хәлең ничек дип сорама, сабыр итәм генә,
Ә күңелем очрашулар көтә синең белән, җаным,
Аңла син минем сөюемне, аңла син минем сагышымны,
Кош булсам очар идем синең яннарыңа, җаным.
Су буенда үскән өянкеләр
Синең кебек ак шәл ябынган.
Синең чәчең төсле ак җил тузгый, —
Мин кышларда сине сагынам.