Сагыну (җиденче вариант)

Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?

Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк.

Тугайларда җиләк пешкән
Өзеп кабаем әле.
Сагышларга тагын бераз
Түзеп караем әле.

Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк.

Тугайларда ал тирәкләр,
Гөл тирәкләр моңлана.
Тирәкләрнең ботагыннан
Яфрак түгел, яшь ага.

Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк.

Тугайларга көзләр килгән,
Бөтен дөнъя моңлана.
Тәбигатнең уйчан чагы —
Сагышлана, сызлана.

Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк.
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк.

Оставьте комментарий