Сагыну җыры (җиденче вариант)

Әнкәй бәгърем сине исемә төшердем.
Мин бит сезне һаман сагынып яшим,
Узган (үткән) еллар кайтмас булса да…

Ничек соң яшәргә, түзәргә —түзәргә,
Йөрәгемә авыр булса да?!
Ничек соң яшәргә, түзәргә-түзәргә,
Сагынуларың чиктән ашса да?!

Исләремдә минем туып-үскән җирем,
Хәтеремдә синең “улым” дигән сүзең.
Әнкәемнең назлы кочагында
Үксепләр бер генә елар идем…

Ничек соң түзәргә, кемнәргә сөйләргә,
Йөрәгемнең хисен сезләргә.
Ничек соң түзәргә, кемнәргә сөйләргә,
Йөрәгемнең хисен сезләргә.

Әнкәем мин сине төшләремдә күрәм,
Әткәем мин сине исемә төшерәм.
Ничек соң мин сездән башка яшим,
Кайгыларымны кемнәргә сөйлим?!

Ничек соң түзәргә, йөрәк әрнүләргә?!
Ходай ярдәм бирсен безләргә.
Ничек соң түзәргә, йөрәк әрнүләргә?!
Ходай ярдәм бирсен безләргә…

Оставьте комментарий