Төнге учак

Яр буенда бергә йөргән идек,
Яккан идек бергә учаклар.
Төнге учак кебек дәшеп тора
Ай нурында йөзгән ул чаклар.

Таң атуга учак сүнде,
Әйләнде ул күмергә.
Төнге учак булып калдың
Син мәңгегә күңелдә.

Төннәргә дә бергә кергән идек,
Каршылаган идек таңнарны.
Иреннәрдә һаман янып тора
Мәхәббәтнең сүнмәс кайнары.

Таң атуга учак сүнде,
Әйләнде ул күмергә.
Төнге учак булып калдың
Син мәңгегә күңелдә.

Яр буенда тагын учак яктым.
Син, ахрысы, аны күрмәдең.
Чын мәхәббәт әллә шушы микән? —
Учак булып яна йөрәгем.

Таң атуга учак сүнде,
Әйләнде ул күмергә.
Төнге учак булып калдың
Син мәңгегә күңелдә.

Оставьте комментарий