Өч кенә сүз

Еш кына, яныма, киләсең, киләсең.
Күрәмен, янасын, көясең, көясең.
Чөнки син, артык син, оялчан, оялчан.
Яратам, дип әйтерсең, син кайчан, син кайчан.

Авыл капкасы (икенче вариант)

Кешеләрнең кайтыр нигезе бар,
Эчәр суы, кочар каены.
Минем авыл күптән басу булган,
Башакларга сөйлим кайгымны.

Авыл капкасы (беренче вариант)

Җиде юл чатында,
Җиде юл башында,
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнне озатып,
Күңелне юатып,
Сөенеп, каршылый кайтканы.

Өзеп ал син мине ярым

Юлларыңа чәчәк булып үстем.
Өзеп ал син мине, өзеп ал!
Һис калдырма юллар тузанында —
Йөрәгеңә сөю итеп сал!

Әллә догаң, әллә каргышың…

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың?