Син дә нигә шулай түгелсең

Мин елмаеп киләм ерактан ук,
Шәүләң генә синең күренсен…
Эчемдәге тышымда шул минем,
Син дә нигә шулай түгелсең?

Нигә таңнар бик тиз ата икән?

Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?

Нигә син җырладың миңа

Ул чакта яз иде, исеңдәме?
Без утырдык каен төбендә. —
Нигә, нигә син җырладың миңа,
Кайнар сагыш салдың күңелгә?
Шул җыр белән минем, йөрәгемдә
Синең исемең калды гомергә.

Мине күрми китмә

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
Күңелеңнең «көтми икән…» дигән
Шикле уен берүк ишетмә.

Миндә син бар!..

Ике йөрәк — ике йолдыз…
Йолдыз яна һаваларда.
Миндә син бар!..
Миндә син бар? —
Аралар юк араларда
Аралар юк араларда.

Күрми китмә

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
«Көтми икән…» дигән күңелеңнең
Шикле уен берүк ишетмә.