Безнең язлар инде кабатланмас

Безнең язлар инде кабатланмас,
Янып китмәс сүнгән учаклар.
Исләремә төшә әле һаман
Шул бәхетле безнең яшь чаклар.

Җиде ятлар идек

Җиде ятлар идек кичә
Җиде юл чатларында.
Очраштык та, гүя очтык
Җиде күк катларына. 
Көтеп торган безне сөю
Җиде юл чатларында.
Насыйп булган бит янарга
Мәхәббәт утларында.