Онытмагыз безне

Кошлар сыман аерылып китеп,
Онытмагыз туган якларны.
Һәм үстергән ата-ананы.
Еллар узып китәр балалар,
Сукмакларга явар ак карлар,
Салкынаеп китәр аралар.

Хатын-кыз бәхете (икенче вариант)

Күңелемә бәхет-шатлык тула,
Сине кулларыма алганда.
Елмаюың миңа көч, дәрт бирә
Яшәргә бу матур дөньяда.

Безнең язлар инде кабатланмас

Безнең язлар инде кабатланмас,
Янып китмәс сүнгән учаклар.
Исләремә төшә әле һаман
Шул бәхетле безнең яшь чаклар.