Җырлы юл

Җанымны иркәли карашың,
Йөзеңдә, күзеңдә нинди нур!
Мин — нурга сусаган төнбоек,
Тормышым күгендә бары бул.

Арада күпер юк — бары кыл,
Өзелми, чыңлый ул, җырлый ул.
Бары тик хыялда, җырларда
Чәчәкле, каенлы безнең юл.

Җаныма ял бирә сүзләрең,
Хыялым канаты талганда.
Мин сине бик озак эзләдем,
Бәхетем юлыннан барганда.

Арада күпер юк — бары кыл,
Өзелми, чыңлый ул, җырлый ул.
Бары тик хыялда, җырларда
Чәчәкле, каенлы безнең юл.

Янәшә барасы юлларга
Хисләрем җыр булып түгелгән.
Боекма, онытма, югалма,
Китмә син хыялым күгеннән.

Арада күпер юк — бары кыл,
Өзелми, чыңлый ул, җырлый ул.
Бары тик хыялда, җырларда
Чәчәкле, каенлы безнең юл.

Оставьте комментарий