Җир әйләнә, җыр әйләнә

Таныштырды, кавыштырды
Безне яңа җыр, иркәм.
Мәхәббәт канатларында
Очып әйләник икәү.

Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.

Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп,
Парлашып биик, әйдә!

Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.

Бу җыр безне, һәммәбезне
Дәшеп тора биергә.
Мәхәббәт канатларында
Очсак иде гомергә.

Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.

Оставьте комментарий