Онытмадым

Сарыларга салган каеннарны
Ничә тапкыр кочып үпмәдем.
Онытыл, дип ничә кабат әйттем
Ә син, ә син җаннан һаман китмәдең.

Матурым (беренче вариант)

Матурымның якты йөзен
Килеп тора күрәсем.
Чәчәкләрдән килә аңа
Тәкыялар үрәсем.
Матурым, килә сине күрәсем,
Иреннәрең гел дә килә үбәсем.

Йөрәгемнең яртысы

Йөрәгемнең яртысы,
Аласыңда китәсең.
Ник рухи хәләтемне дә
Килми икән беләсең?
Йөрәгемнең яртысы,
Сорамыйча аласың.
Минем моңсуларымны да
Соңрак синдә аңларсың.

Йолдызым минем

Кайвакытта кояш кыздырса да,
Яңгыр яуса, җир дә сусамый.
Минем йөрәк синең ялкыныңда
Януыннан бер дә бушамый.

Төшләремдә син

Син минем хыялымда
Миңа елмайдың да,
Күземә карап, мине чакырдың.
Мин әзрәк оялдым да,
Кулымны суздым да
Язмышымны сиңа тапшырдым.
Ләкин бу әле хыял гына…