Ник соңладың?

Таң алдыннан бер сандугач сайрый,
Дуска тиңләп ялгыз тирәкне;
Нигә соңлап килдең, сандугачым (асыл кошым),
Дулкынлатып моңсу йөрәкне?

Кәккүк (икенче вариант)

Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.

Киткән кошлар кире кайтырмы?

Көзге җилләр өзә үзәкләрне —
Киткән кошлар кире кайтырмы?
Бакчадагы гөлләр күптән шиңгән —
Язлар җиткәч чәчәк атырмы?

Кайтырмын

Бер кайтырмын туган якларыма,
Искән җилләр булып кайтырмын.
Урал буйларыннан гүзәл җирне
Табалмадым диеп әйтермен.

Кайтам әле Сикертәнгә

Кайтам әле, кайтам Сикертәнгә,
Анда әнкәм, анда дусларым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.

Кайтам инде

Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм мин ярымны
Кара кашлы, назлы җанымны?!

Сагын мине

Буран булып сырыласым килә,
Яңгыр булып чылатасым килә,
Моңландырып елатасым килә,
Сагынасым килә, сагынасым килә.