Норлатым

Тау ягында туып үстем мин дә,
Күрдем таудан таңнар атканын.
Онытылмый Әрә үзәнендә
Тургай җырын тыңлап ятканым.

Белегез шуны

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.

Йолдызым минем

Кайвакытта кояш кыздырса да,
Яңгыр яуса, җир дә сусамый.
Минем йөрәк синең ялкыныңда
Януыннан бер дә бушамый.