Төнбоек (беренче вариант)

Төн буена төнбоеклар
Чәчкәсен йомып йоклар.
Тик синең генә күзләрең
Сагынудан, боеклар.

Төнбоекларга карагач,
Йөрәгең дулкынлана,
Сөйгәнеңне төнбоекка
Карап сагынырга кала.

Килер көтелгән минутлар,
Уяныр төнбоеклар.
Алар кояшка елмаеп
Сезнең кавышуны котлар.

Оставьте комментарий